Туган як буйлап сәяхәт

2019 елның 24 нче октябрендә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияче Пантелеева С.А. Спас районы Болгар шәһәре буйлап виртуаль сәяхәт уздырды.

Әлеге чараның максаты булып “Патриотик тәрбия” технологиясе кысаларынд якташ язучыларыбызның шигырьләре, җирле легенда, притчалар аша туган якка бирелгәнлек һәм мәхәббәт тәрбияләү торды. Ә бурычлары – туган як турында белемнәр формалаштыру; Туган ил белән кызыксынуны үстерү.

Сәяхәтне тәрбияче Светлана Анатольевна гыйбрәтле хикәядән башлады, анда бер кеше ерак патшалыкка барырга хыяллана, туган җирдәгегә караганда чит илдә барысы да гүзәл, яхшырак һәм матуррак  тоела аңа. Әмма чит илдә яшәгәндә аны туган ягына тарта. Тәрбияче гыйбрәтле хикәяне укыганда, нәкъ менә туган җир сүзенә басым ясады, чөнки аңа “Кайда тудың, шунда кирәк булдың” дигән кыңгырау тавышы ишетелгәндәй була, ә бит бу Туган җирнең чакыруы иде. Зур йортлар да аңа бай һәм гүзәл булып күренми, ризыгы да туган илдәге әнкәй бәлешедәй тәмле түгел, үзе утырткан миләш куагы да юк. Менә шулай ул җәннәттәй илне ташлап, туган ягына юл тота. Бу - Туган илгә, үз-үзеңә илтүче юл иде.

Аннары тәрбияче барысын да Татарстан республикасы символикасы белән таныштырды. Светлана Анатольевна интернатта яшәүчеләр өчен шигырьләр укыды, табышмаклар әйтте, чара буенча күп сораулар бирде. Интернатта яшәүчеләр барысы да актив катнашты һәм бер-берсенә җавап бирүдә ярдәм итте. Алга таба тәрбияче туган як турында слайдлар күрсәтте һәм слайдлардагы борынгы Бөек Болгар шәһәре турында сөйләде. Тәрбияче туган як турында тарихи материалны биргәндә, еш кына интернатта яшәүчеләрдән барысы да аңлашыламы, ишетеләме дип сорап торды. Чара азагында тәрбияче Болгар шәһәре турында якташыбыз В.Кощеев язган шигырьне укыды.

Әлеге чара социаль хезмәт алучыларда яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге булдырды һәм алар туган як турында бик күп файдалы мәгълүматка ия булдылар.

Соңгы яңарту: 2019 елның 25 октябре, 09:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International