АК ТОРНАЛАР БӘЙРӘМЕ

2019 елның 22 нче октябрендә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Шигърият көненә багышланган “Ак торналар бәйрәме” чарасы уздырылды, әлеге бәйрәм Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатович Гамзатов тарафыннан кертелгән иде.

Әлеге чараны Болгар музей- тыюлыгы лектор-экскурсоводы Рогачева Марина Николаевна һәм методист Главнова Валентина Николаевна үткәрделәр.

Чараның максаты булып планлаштырылган материалны интернатта яшәүчеләргә слайдлар аша, шигырьләр, табышмаклар сөйләү, җырлар башкару һәм тыңлау аша җиткерү торды.

Чара башында экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәрләре барлык катнашучыларны шигърият бәйрәме белән таныштырдылар һәм илебезнең тынычлыгы һәм үсеше өчен гомерләрен биргән сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Әлеге Шигърият һәм әдәбият бәйрәме Россиянең күпмилләтле халкын берләштерергә һәм алар арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга тиеш. Аннары Болгар музее хезмәткәрләре өлкәннәргә Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләрен бомбага тоту турында, Япониядә һәйкәл куелган Садако исемле япон кызы хакында сөйләделәр һәм слайдлар күрсәттеләр. Шулай ук хезмәткәрләр ак кәгазьдән мең торна ясап, хыялларны тормышка ашыру йоласы турында сөйләделәр. Хәзер дә дөньяның төрле илләрендә кәгазьдән меңнәрчә ак торна ясап, тынычлык өмет итеп, Хиросимадагы Садако һәйкәле янындагы тартмаларга салалар. Хезмәткәрләр әйтүенчә, әлеге темага “Япон торнасы” дигән җыр да язылган. Шулай ук хезмәткәрләр Болгар шәһәрендәге сугышчыларга куелган үзебезнең һәйкәлләр турында сөйләделәр һәм слайдлар күрсәттеләр.

Чараны тәмамлап, Болгар тыюлыгы хезмәткәрләре интернат-йортта яшәүчеләргә ак кәгазь торналар бүләк иттеләр. Социаль хезмәт алучылар әлеге чарадан бик канәгать калдылар.

Соңгы яңарту: 2019 елның 24 октябре, 11:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International