«Ком терапиясе» - кешенең эмоциональ халәтен тотрыкландыру методы

Спас интернат-йортында гамәлгә кертелгән ком технологиясе киң кулланыла. Бу метод хәтер һәм вак моториканың үсешенә ярдәм итә, кешенең эмоциональ халәтен тотрыкландыра.

Ком белән уен -  кешегә психологик травмалардан котылырга ярдәм итә, аларны ком яссылыгына, үз фантазияләреңә күчерергә, эчке теләкләреңә контроль ясарга мөмкинлек бирә. Бу - үз проблемаларың турында сөйләүнең, үз куркуларыңны күрсәтүнең һәм алардан арынуның, эмоциональ киеренкелекне җиңүнең уен формасы, бу - үз-үзеңне танып белү процессын стимуллаштыруның бер ысулы. Монда рәсем ясагандагы яки төрле тарихлар уйлап чыгаргандагы кебек аерым күнекмәләргә ия булу кирәкми.

"Ком терапиясе -  бик кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль, - ди социаль хезмәт алучы Любовь Ивановна Баринова, - ул тынычландыра, киеренкелекне бетерә һәм үз-үзеңне аңларга ярдәм итә”.

Соңгы яңарту: 2020 елның 19 ноябре, 11:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International