“Табигатьне саклау – димәк, җирне саклау!”

Ел саен 5 нче июньдә “Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне” һәм Россия Федерациясендә “Эколог көне” билгеләп үтелә. Бу көнне кешеләр агачлар, куаклар утырталар, чүп-чар җыештыралар. Аңлату лекцияләре, конференцияләр, семинарлар, тематик шөгыльләр оештырыла.

Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бүген социаль хезмәт алучылар белән “Табигатьне саклау – димәк, җирне саклау” темасына шөгыль уздырылды. Анда сәламәтлегебезгә һәм уртак йортыбыз булган Җиребезгә зыян китерүче һава пычрану проблемалары тикшерелде.

Чараның максат һәм бурычлары булып өлкән яшьтә эмоциональ мөнәсәбәт аша табигатькә карата тотрыклы кызыксыну формалаштыру һәм ныгыту мөмкинлеге торды. Социаль хезмәт алучылар белән территорияне җыештыру буенча өмә оештырылды.

Һаваның пычрануы мәсьәләсе хәл ителмәслек булып тоелырга мөмкин. Ләкин без аның белән көрәшә алабыз. Һәрберебезнең бу көрәштә билгеле бер роле бар. Әгәр бу эштә бердәм булсак, һәрберебез җиңелрәк сулыш алыр, сулаган һавабыз чистарак булыр иде. Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне үзе үк әйтеп тора - табигатьне сакларга, яратырга кирәк. Шул очракта гына ул кешелеккә икенче мөмкинлек бирәчәк.

Соңгы яңарту: 2020 елның 5 июне, 16:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International