Өлкəннəр өчен өстəл уеннары

2019 елның 25 нче мартында Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар өчен "Эрудит" технологиясе кысаларында тəрбияче Шишкина Р.Г. "Өлкəннəр өчен өстəл уеннары" дип аталган үстерешле шөгыль үткəрде. 
Шөгыль барышында өлкəннəргə лото, домино, мозаика, пазл, логик башваткыч кебек кызыклы уеннар тəкъдим ителде.
Шөгыльнең максаты: акылны, хəтерне һəм игътибарны үстерү күнегүлəре, чөнки уен - кеше эшчəнлегенең мөһим формаларының берсе.
Интернатта яшəүчелəр өстəл уеннары белəн кызыксыналар һəм мавыгалар, чөнки өстəл уеннары сəламəтлек өчен файдалы, фикерлəүне һəм хəтерне үстерə, жиңү шатлыгы бирə, кəефне яхшырта. Шөгыль ахырында барлык катнашучылар уңай хис-кичерешлəр белəн таралыштылар.

Соңгы яңарту: 2019 елның 26 марты, 11:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International