“Халыкара дуслар көне”

9 нчы июньдә дөньяда “Халыкара дуслар көне” билгеләп үтелә. Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр бу датаны үзләренең алыштыргысыз дуслары, күршеләре белән билгеләп үттеләр. Әлеге чараның максат һәм бурычлары булып өлкәннәрдә дуслыкның тормыштагы әһәмиятен аңлауны формалаштыру; дуслык кагыйдәләрен белүне ныгыту; өлкәннәрнең фикерләвен, хисле-эмоциональ сферасын үстерү; бер-беренә хөрмәт тәрбияләү.

Өлкәннәр һәм инвалидлар танып-белү әңгәмәсен бик кызыксынып тыңладылар, аннары мәкаль һәм табышмаклар чишү бәйгеләрендә катнаштылар, төркемләп аппликацияләр ясадылар, уч төпләренә төрле теләкләр яздылар. Халык юкка гына “Иске дус ике яңа дустан яхшырак”, “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы” дигән мәкальләрне уйлап чыгармаган.

Халыкара дуслык көне тормышта нинди генә шартларда һәм авырлыкларда да дусларыбызга аларның безнең өчен мөһим булуын белдерү өчен уйлап чыгарылган.

Соңгы яңарту: 2020 елның 9 июне, 16:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International