«Баллы Спас»

     14 августта Успение постының беренче көнендә Баллы Спасы яки Маковей билгеләп үтелә.
      Бу көнне социаль хезмəт буенча белгечләр Савинова С.А. һәм Тюнева С. А. тарафыннан  «Өлкән яшьтә патриотик тәрбия» дигән технологияне тормышка ашыру кысаларында саф һавада "Баллы Спас" дип аталган чара үткәрелде. Бу - рухи мәдәниятне һәм өлкән яшьтә бердәмлекне формалаштыру һәм тарату дигəн сүз.    
        Әңгәмә барышында өлкәннәргә бәйрәмнең тарихы, бал музейлары, әлеге бал ризыгы, ягъни бал белән бәйле гореф-гадәтләр һәм кызыклы фактлар турында сөйләделәр. Йола буенча бу көнне Русьтә бал һәм дару үләннәрен, суны, табигый сулыкларны, яңа коеларны изгелəштерəлəр, ə искеләрен чистарталар. Шуңа күрә баллы спасны «юеш» дип тə атыйлар.
      Интернат-йортта яшәүчеләр зур кызыксыну һәм елмаю белән табышмакларга җаваплар бирделәр, бал турында мәкаль һәм әйтемнәр тыңладылар. Барлык катнашучылар да чарадан бик канәгать калдылар, танып-белү мәгълүматы, уңай кичерешлəр алдылар. Өлкәннәргә десертка татлы һəм хуш исле балдан «бүләкләр» тәкъдим ителде.

Соңгы яңарту: 2020 елның 14 августы, 14:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International