Бөек рус фикер иясе Л.Н.Толстой һəм Казан ягы турында əдəби калейдоскоп

2018 елның 9 нчы сентябрендə язучы Лев Николаевич Толстойның юбилее - тууына 190 ел билгелəп үтелде. Менə бүген дə, 2018 елның 12 нче сентябрендə, үзəк китапханə хезмəткəрлəре Юлия Алексеева, Анастасия Семенова "Бөек рус фикер иясе Лев Толстой һəм Казан ягы турында"темасына чара оештырдылар. Алып баручылар Лев Николаевич Толстойның Казан ягында булуы турында сөйлəделəр, язучының тормыш юлы, "После бала", "Анна Каренина", "Воскресенье", "Утро помещика" əсəрлəре белəн таныштылар. Өлкəннəр зур кызыксыну белəн тыңладылар һəм уңай кичерешлəр алдылар. Чарада катнашучылар үзəк китапханə кунакларына рəхмəтлəрен белдерделəр, ə Юлия Алексеева, Анастасия Семенова интернатта яшəүчелəргə журналлар һəм китаплар бүлəк иттелəр.

Соңгы яңарту: 2018 елның 12 сентябре, 16:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International