ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2018 ел
җомга

Сайлау көнне шәһәр үзәк мәйданында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Күпчелек Азия илләрендә Нәүрүз “яңа көн” не аңлата. Кышлар үтеп, табигать уяна башлагач, көннәрнең  төн белән тигезләшкән мәлендә, Нәүрүз бәйрәмен үткәргәннәр. Ә менә астрономик  календарь буенча  Әфганстан һәм Иран илләрендә бу көн яңа ел башлануны аңлата. Нәүрүз табигать белән бердәмлек бәйрәме.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин һәм аның улы, спорт мастеры Виктор Ермилин республика күләмендә уздырылган чаңгы ярышларында җиңү яуладылар.


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов боерыгы нигезендә Спас тармак технологияләре техникумы директоры вазифасын башкаручы итеп Сергей Рыжев билгеләнде.
Моңа кадәр Сергей Владимирович Өчкүл авыл җирлеге башлыгы булып эшләде.

Болгарда яшәүче тыл хезмәтчәне Антонина Парфеновага шушы көннәрдә туксан яшь тулды. Балачактан ук тормышның бөтен ачысын-төчесен күп татыган, язмыш әзерләгән сынауларны җиңәрлек көч таба алган Антонина Зиновьевна үткәннәр турында озак сөйли ала...

2014 елның февраль башларында безнең отрядка шәһәрдә яшәүче Наталья Голубева мөрәҗәгать итеп, бер танышының гозерен тапшырды. 1942 елның 2 февралендә Смоленск өлкәсендә һәлак булган Кызымов Павел Дмитриевичның кайда күмелгән булуын ачыкларга кирәк иде.

“Олимп” универсаль спорт залында һәм шәһәрнең башка спорт мәйданчыкларында ГТО комплексына кергән күнегүләр буенча команда ярышларының зона этабы үткәрелде. Өченче тапкыр уздырыла торган кышкы фестиваль спорт сөючеләргә үзләренең көчләрен тикшерү һәм физик әзерлек дәрәҗәсенең нинди булуын ачыклау мөмкинлеге бирә. Бәйгене район башлыгы Камил Нугаев ачты.


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

Сишәмбе көнне район Мәдәният йортында Октябрьнең 40 еллыгы урамын үзгәртү проекты буенча фикер алыштылар. Чарада шәһәр халкы да актив катнашты.


13
март, 2018 ел
сишәмбе

Белем бирү учреждениеләре төзелешенә 6,05 миллиард сум акча тотылачак.
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда 6,05 миллиард сумга ун гомуми урта белем бирү учреждениесе төзү планлаштырыла.
 
Быел “Соловьиная роща”, “Салават күпере” һәм “Светлая долина” торак комплексларында мәктәпләр төзеләчәк. Моннан тыш Алабуга, Чаллы, Чистай, Әгерҗе, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында да яңа мәктәпләр барлыкка киләчәк.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Спас тармак технологияләре техникумы студенты Тимур Бабинец җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

Ул Казан авиация-техника колледжы базасында узган фәнни-тикшерү эшләренең “Химия – яшәеш ул” республика конкурсында фуллереннар (углеродның бер төре) турындагы эшен оста яклап, “Перспектива” номинациясендә иң яхшысы дип табылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International