«Казан Арена» стадионыда узган Франция – Австралия матчына 41 меңнән артык тамашачы җыелган.
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатының 4 көнендә җанатарлар фестивалендә 14 матч күрсәтелгән, аларны 150 мең кеше тамаша кылган. Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов шул хакта хәбәр итте.
Бүген Спас муниципаль районың Башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде.
Бүген Спас муниципаль районың Башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Чемпионат узган көннәрдә Казансу елгасы буендагы “Казан” бинасы янында музыкаль фестивальләр һәм сувенирлар ярминкәсе узачак.
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Футбол буенча Дөнья чемпионаты мәдәни программасы кысаларында, “Казан” Гаилә үзәге каршындагы мәйданда берничә музыкаль программа үткәреләчәк.
Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Балалары булмаганга яки алар еракта яшәгәнгә күрә, еш кына өлкән яшьтәге кеше бөтенләй ярдәмчесез кала. Ә көндәлек мәшәкатьләрне башкарып чыгарга инде бөтенләй хәле җитми.
Техниканы алда торган терлек азыгы туплау кампаниясенә әзерләү буенча уздырылган конкурста Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы районда иң яхшылардан дип табылды.
“Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасы редакциясе 7 июньнән альтернатив язылу ункөнлеге башлануы турында хәбәр итә.
Республика территориясендә яшәүче халыкларның Милли кухнясы көннәрендә катнашучы аш-су осталарының традицион бәйгесен конкурс дебютантлары – “Зөләйха” кафесы коллективы башлап җибәрде.
Шәһәр урта мәктәбенең көндезге лагерында ял итүче балалар китапханәдә Туган тел көненә багышлап үткәрелгән “Там на неведомых дорожках” дигән бәйрәмдә катнаштылар.
“Олимп” спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин самбо буенча мастер–ветераннар арасында үткәрелгән Россия чемпионатында икенче дәрәҗә дипломга лаек булды.
Бөтенроссия самбо федерациясе оештырган ярышлар Новгород өлкәсенең Выкса шәһәрендә үткәрелде. Турнир Выкса шәһәренең металлургия заводына нигез салучы бертуган Баташевлар истәлегенә багышланды. Безнең якташыбыз 100 килограммнан авыррак үлчәүдә 65 яшьтән өлкәнрәк спортчылар арасында көч сынашты.
Ярышта катнашучыларга дипломнарны Бөтенроссия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев тапшырды.