Кырык бишенче елның февралендә, Бөек Ватан сугышы инде ахырына якынлашып килгәндә, Сөембикә апа Җамалетдинованың әнисе, энесе һәм ике сеңлесе кар астында калып, һәлак була. Шулай итеп, уналты яшьлек кыз тома ятим кала.
Эш башлаучы кооперативларның һәркайсына 5 млн сумга кадәр дәүләт ярдәме каралган.
Быел тугыз ай эчендә Татарстанда 36 яңа авыл хуҗалыгы кооперативы булдырылган. Бу хакта Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәт комитеты утырышында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.
Район командасы армия кул көрәше буенча Алабугада узган ХVIнче ачык республика турнирында уңышлы чыгыш ясады.
Хәрби разведканың 100 еллыгына һәм шәһәрдәге “Яшь десантчы” хәрби-патриотик клубның 19 еллыгына багышланган әлеге турнирда Кострома шәһәрендә үтәчәк Россия Кубогына иң көчле спортчылар сайлап алынды. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән, Пермь краеннан, Мәскәүдән 18 команда (240 спортчы) катнашты.
Районның Милли мәдәни үзәге җитәкчесе Рамилә Исхакова һәм Полянка Мәдәният йорты директоры Рөстәм Холмирзоев “Татарстан – безнең йортыбыз” Vнче этно-мәдәни фестивальдә лауреат дипломнарына лаек булдылар.
Алар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узган гала-концертта катнаштылар. Биредә Татарстан Республикасында яши торган халыкларның мәдәнияты, музыкасы, хореография иҗаты белән таныштырган иң яхшы үзешчән башкаручылар һәм коллективлар чыгыш ясады.
Хөрмәтле әбүнәчеләр! “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең традицион акциясенә яңадан старт бирелде.
Димәк, төп приз – телевизор бу юлы нәкъ менә Сезнеке булырга да мөмкин. Моның өчен квитанцияләрнең күчермәсен җибәрегез һәм әбүнәчеләр арасында призлар уйнатуда катнашыгыз. Телевизор (32 дюймлы диагональ), санлы фотоаппаратлар, йон одеял уйнатылачак.
Кузнечиха урта мәктәбендә узган атна ахырында “Мәңге хәтерләргә өндим...” дигән батырлык дәресе үтте. Аны Болгар музей-тыюлыгының “Суар” филиалы мөдире Нинель Садриева уздырды.
Быел комсомол оешмасының 100 еллык юбилее билгеләп үтелде.
Бу вакыйга төрле буын вәкилләре арасында фикер алышуларга сәбәпче булды. Газета укучыларыбыз да үзләренең шаулап үткән комсомол еллары турында хатирәләре белән уртаклашуларын дәвам итәләр.
Людмила Ермилова,
Спас район үзәк
хастаханәсенең
табиб-педиатры:
– Билгеле, комсомол еллары мәңге уелмыйча хәтеремдә сакланыр. Мәктәп елларында бик актив укучы булганга күрә, мине башта пионер дружинасы советы рәисе итеп сайладылар, соңрак комсомолга кердем. Мәктәпнең комсомол комитеты составында булдым һәм җәмәгать тормышының үзәгендә кайнадым.
Республикада 331 чакрым төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлына ремонт ясалган.
2018 елда Татарстанда 88 чакрым автомобиль юлы төзелгән һәм реконструкцияләнгән. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
Россия Президенты грантлары бәйгесен үткәрүнең идарә комитеты утырышы быел 31 октябрьдә узды.
174 млн сум грант акчасын республиканың 60 коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмасы үзара бүлешәчәк. Бу хакта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Президенты грантлары бәйгесен үткәрүнең идарә комитеты утырышы быел 31 октябрьдә узды.
174 млн сум грант акчасын республиканың 60 коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмасы үзара бүлешәчәк. Бу хакта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.