ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең VI Халыкара форумы ачылды. Әлеге чара быел Россия ислам институтының 20-еллыгына туры китереп үткәрелә. Шул уңайдан, җыенда катнашучыларга РИИ турында фильм тәкъдим ителде. Ул югары уку йортының оешу тарихы, эшчәнлеге, юнәлешләре, өстенлекләре, киләчәккә максатлары турындагы мәгълүматларны үз эченә ала.

Армия турындагы истәлекләрнең хәзер инде күбесе хәтердән чыккан, онытылган.

Тагын бер ел узып бара. Ул төрле вакыйгаларга, шул исәптән юбилейларга бай булды. Мәсәлән, чик сакчылары хезмәте оешуга йөз ел тулды.

Рәшит ЗЫЯТДИНОВ,
чик сакчылары хезмәте ветераны.

Йөз ел дәвамында чик сакчыларына илебез чикләрен саклауда, Совет властен ныгытуда төрле бәрелешләрдә катнашырга, Көнбатыш чикләрне торгызырга, Финляндиягә каршы сугышырга туры килде. Илебезгә басып кергән фашистларга беренчеләрдән булып чик сакчылары көчле каршылык күрсәтте. Брест крепостен саклаучыларның батырлыгы кинофильмнарда, төрле әдәби әсәрләрдә чагылыш тапты.
Чик сакчылары үзләрен барлык сугышларда һәм хәрби бәрелешләрдә кыю, курку белмәс итеп танытты. Кылган батырлыклары өчен герой булдылар, илебез шәһәрләрендәге урамнарга, чик буе заставаларына аларның исемнәре бирелгән. Күп кенә шәһәрләрдә һәм авылларда чик сакчылары хөрмәтенә җирле властьлар, чик сакчылары ветераннары, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларның җәмәгать оешмалары булышлыгы белән һәйкәлләр куелган. Татарстанда мондый һәйкәлләрне республикабыз башкаласы Казанда, Буа, Әлмәт, Яшел Үзән, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Апас, Кама Тамагы, Кайбыч, Байлар Сабасы, Балтач, Биектау районнарында, Базарлы Матакта һәм башка торак пунктларда күрергә мөмкин. Безнең районның ветераннар оешмасы да Ватан алдында үз бурычларын үтәгәндә һәлак булган чик сакчыларының һәм гомерләрен чик буенда хезмәт итүгә багышлаган кешеләрнең истәлеген мәңгеләштерүне максат итеп куйды. Монумент кую өчен шактый акча кирәк. Безгә җирле власть хәлдән килгән кадәр ярдәм күрсәтә. Әмма бу гына аз. Шуңа күрә җирле оешма Әфганстан һәм Чечнядагы хәбри бәрелешләр ветераннары үрнәгендә һәйкәлне үз көче белән төзергә булды. Акчаның беркадәр өлеше җыелды, материаллар сатып алдык. Безнең үтенечне игътибарсыз калдырмаслар, шәһәрдә һәм район авылларында яшәүчеләр, оешма, предприятие коллективларында, төрле берләшмәләрдә эшләүчеләр һәйкәл төзүгә үзләреннән аз булса да өлеш кертә алырлар, дип ышанабыз. Элемтәгә керү өчен телефон: 8-9172394757. Һәйкәл Горький–Пушкин–Гордеев урамнары кискешкән чатта, “Регина” кунакханәсе комплексы янында урнаштырылачак.


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Кичә Болгарда Кама аръягы зонасына кергән унлап муниципаль берәмлек вәкилләре катнашында үткән “Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча чаралар турында”гы зона семинар-киңәшмәсендә мөһим мәсьәләләр каралды.

Бәйгедә җиңүчеләрне 4 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә «Россия-1» телеканалы эфирында игълан итәчәкләр.
Бүген, 30 ноябрьдә, Мәскәү вакыты белән 23.59 сәгатьтә «Россиянең бөек исемнәре» проектында тавыш бирү төгәлләнә. Бу хакта проектның матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Экология министрлыгына табигатьне саклау законнарын бозу очраклары турында күбесенчә “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша укучы балалар яза.
Быел Татарстанның мәктәп укучылары экологияне бозу очракларын ачыклап, “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша 7 356 хәбәр җибәргән, дип хәбәр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте.


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде.


2
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

Районда яши торган җиде гаиләгә ай саен Ана капиталыннан тиешле сумма түләнеп бара.


1
декабрь, 2018 ел
шимбә

Район делегациясе Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең республика җәмәгать оешмалары форумы эшендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International