Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.
Бүлек башлыгы В. В. Савельев 2018 ел нәтиҗәләре һәм күрсәткечләре турында сөйләде һәм катнашучыларны агымдагы елга планнар һәм бурычлар белән таныштырды. Җыелышта Спас муниципаль районы башлыгы К. А. Нугаев, шулай ук оешма хезмәткәрләре катнашты.
Безнең якташыбыз, “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкерте, хәзерге вакытта Казан энергетика институтында белем алучы Никита Никифоров Казанның “Ирбис” командасы составында мини-футбол буенча республика Кубогына ия булды.
Гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм “Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге Болгар музей-тыюлыгы һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре белән бергә шундый исем астындагы очрашу уздырдылар.
Чемпионат ярышларының төп мәйданчыгы "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге булачак.
"Яшь профессионаллар" (WorldSkillS Russia) – 2019 VII Илкүләм чемпионаты Казанда 2019 елның 20-24 маенда узачак. Чемпионат ярышларының төп мәйданчыгы "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге булачак.
Узган сишәмбедә район үзәк хастаханәсе медицина советының киңәйтелгән утырышында узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм киләчәк чорга яңа бурычлар билгеләнде.
Совет гаскәрләренең соңгы колоннасы тау- кыялы Әфган җиреннән чыгып киткәнгә быел утыз ел була.
Советлар Союзы өчен әфган сугышы нәкъ шул вакытта тәмамланды. Тик кыялар арасында барган бәрелешләрдә катнашкан кичәге солдатларның йөрәгендәге яралар гына әле дә төзәлми. Әфганда хезмәт итүчеләр арасында безнең якташлар да шактый булды. Бүген шуларның берсе – Болгарда яшәүче Александр Битунов белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.
Узган шимбә көнне Болгарда совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышлап, кул көрәше буенча турнир үткәрелде.
Авыл җирлеге башлыгы Кәримуллина Г. Р. 2018 ел нәтиҗәләре һәм күрсәткечләре турында сөйләде һәм катнашучыларны агымдагы елга планнар һәм бурычлар белән таныштырды.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.