Узган сишәмбедә шәһәр мәчетендә уздырылган ифтар мәҗлесендә 200ләп кеше катнашты.
Район вәкилләре “Без бергә” балалар халык иҗаты республика фестиваленең гала-концертында һәм декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсендә катнаштылар.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча “Булгарочка” модf театры (җитәкчесе Ольга Выжленкова) “Модалар театры” номинациясендә Гран-прига лаек булды. Варвара Лисюк “Иҗат канатлары” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат дипломы алды. Фестивальнең җиңүче дипломы Полянкадан Холмирзоевларның иҗат гаиләсенә тапшырылды, “Регата” балалар техник иҗат станциясенең күргәзмә композициясе дипломга лаек булды.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 22 маенда көндез Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 16 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Финалда Россия төбәкләренең яшь инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен, беренче медицина ярдәмен күрсәтү нигезләрен белүдә көч сынашачак.
3-10 июнь көннәрендә Казанда 38нче “Куркынычсыз тәгәрмәч” Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары бәйгесе үтәчәк. Ул Россиянең Мәгариф министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе тарафыннан оештырыла.
Республикада суүткәргеч челтәрләре, су башнялары һәм артезиан скважиналарын төзү һәм төзекләндерү планлаштырыла.
Татарстан халкын эчә торган су белән тәэмин итү максатын тоткан республика программасы буенча 2019 елда 256 километр суүткәргеч челтәре, 50 су башнясы һәм 36 артезиан скважинасы төзү планлаштырыла. Бу максатларга 685 миллион сум акча бүленгән.
Үткән ел Татарстанда 221 километр суүткәргеч челтәрен, 39 су башнясын һәм 36 артезиан скважинасын төзеп һәм төзекләндереп булган. Бу эшләргә барлыгы 650 миллион сум акча тотылган.
Татарстан халкын эчә торган су белән тәэмин итүче республика программасы халыкны су белән тәэмин итүнең сыйфатын күтәрү өчен 2010 елдан тормышка ашырыла.
2017 елга кадәр төбәктә барлыгы 2 мең 90 километр суүткәргеч челтәре, 301 су башнясы, 313 артезиан скважинасы төзелгән һәм төзекләндерелгән. Финанслау күләме – 5 миллиард сумнан артык.
Узган киңәшмәләр һәм чаралар турында мәгълүмат
Спас районыннан "Любо" халык казак ансамбле (җитәкчесе Евгений Кременсков) һәм "Станица Спасская" халык җыр һәм бию ансамбле (җитәкчеләре-Любовь Берсенева һәм Василий Кощеев катнашты)
Әлеге чаралар Иске Рәҗәп һәм Чэчэкле авыл җирлекләрендә узды.
Узган атнага йомгак ясадылар, агымдагы мәсьәләләрне карадылар, якын арада чаралар планы белән таныштылар.
2019 елның 17 маенда Спас муниципаль районының " Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Минейчев Ульянаны туган көне белән котладылар