Яшь спортчыга уңышлар телибез

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Шәһәрдә яшәүче Артем Тегулев тормышында спорт аерым урын алып тора. Ул берничә ел буе каратэ белән шөгыльләнә. Соңгы аттестация барышында, мәсәлән, Татарстан Республикасының спортның сугышчан төрләре буенча милли ассоциациясе президенты Виктор Кустовский аның чыгышына югары бәя бирде. Артем сары-яшел төстәге (5кю) билбауга лаек булды. 

Марина ЗАЙЦЕВА

 

Артем, техникумда укыганда шәһәрдәге беренче урта мәктәпнең спорт залына килгәч, каратэ белән шөгыльләнүче яшүсмерләрне күреп, алар чыгышын кызыксынып карый. Менә шунда үзен спортның әлеге төрендә сынап карау теләге туа. Өстәмә белем бирү педагогы Рәшит Зыятдинов аны каратэ секциясенә чакыра. Беркадәр вакыттан соң Артем үзен иң тырыш һәм өметле спортчыларның берсе буларак танытырга өлгерә.

 

– Артем көчле рухлы, нык ихтыяр көченә ия. Бу сыйфатлар аңа бик күп ярышларда көчле көндәшләренә каршы торырга һәм аларны җиңәргә ярдәм итте. Җәрәхәтләнгән вакытлары да булды. Әмма ул күнегүләргә йөрүен ташламады, ярышларда да теләп катнашты. Ә бит күпләр нәкъ менә шул сәбәпле секциягә бүтән килүдән баш тарталар, – ди Рәшит Зәйнетдин улы.

 

Залда даими күнегүләр уздыру, мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнү, йөгерү, тәнне салкын су белән чыныктыру – болар Артемның физик әзерлеген тагын да яхшырта, ул безнең колак өчен әле ят яңгыраган каратэ кекусинкайның (киокушинкай) серләрен үзләштерә. Аның, мәсәлән, яратып куллана торган алымы бар. Ул маваши гери (көндәшнең башына аякның табан асты белән китереп сугу) дип атала. Бу алымны Артем бик еш куллана һәм келәмдәге көндәшен һәрвакыт бирелергә мәҗбүр итә. Бу урында бер очрак турында әйтергә кирәк. Келәмдә ул үзе кебек, хәтта бераз тәҗрибәлерәк яшь спортчы белән очраша. Көтмәгәндә-уйламаганда, икесе дә бер үк вакытта югарыда телгә алынган алымны кулланалар. Яшь каратистларның үкчәләренә зыян килә. Артем беркадәр вакыт күнегүләргә йөрүдән туктый, техникумда укуын да калдырып торырга туры килә.

 

Дүрт ел буе каратэ белән шөгыльләнүнең нәтиҗәсе буларак, Артем призлы урыннар алган өчен бик күп Мактау грамоталары һәм дипломга лаек булган. ХХIнче ачык милли беренчелектә һәм Татарстан Республикасы чемпионатында 3нче урын, каратэ буенча Казан шәһәре беренчелегендә 1нче урын, Татарстан Республикасының ХVнче милли чемпионатында 2нче урыннарны алган. Моннан тыш, ул ел саен Балтачта узучы “КИОКУШИН сугышчылары” дип исемләнгән илкүләм җыеннарда катнашкан. Мондый чаралар һәр яшь спортчы күңелендә онытылмас тәэсирләр калдыра. Яшьтәшләр белән очрашу, аралашу, бергәләшеп яңа алымнар өйрәнү – болар барысы да киләчәктә җиңүгә булган ышанычны арттыра.

 

Cпорт белән актив шөгыльләнүе аны армиягә алганда да зур роль уйный. Артем Псков өлкәсенең Остров шәһәрендә хәрби учебка үтә. Аннары аны Архангельск өлкәсенә, Капустин Ярда урнашкан ракета полигонына җибәрәләр.

 

Шунысын әйтергә кирәк, спорт залларында үзен чыныктырган егет армия тормышына тиз ияләшә. Гомумән, хәрби хезмәткә мораль һәм физик яктан әзерләнеп бара ул. Дөрес, күнегүләр вакытында үз осталыгын күрсәтергә туры килмәсә дә (спортның бу төре армиядә нык тыелган), Артемны хезмәттәшләре каратист, дип йөрткән. Ул армиядә укып әле тагын кранчы белгечлеге алган, хәрби хезмәт аны зур җаваплылыкка, тәртипкә өйрәткән. Әти-әнисенә, сеңлесе Иринага хөрмәт һәм ихтирам хисе тагын да арткан, дуслыкның кадерен күбрәк белә башлаган.

 

Артем армиядән узган елның көзендә кайткач, иң беренче булып спорт залына килгән. Озакламый күп көч һәм вакыт таләп итә торган эшкә урнашкан. Әлбәттә инде, шөгыле турында да онытмаган. Атнасына өч тапкыр  спорт залына килеп, үзенең осталыгын арттыра. Моңарчы укытучысы өйрәткән ысулларның берсен дә онытмаган. Спорт залында үзе кебек үк, каратэ белән мавыгучы бер егет белән танышкан. Икесенең дә авырлыгы бер чама, келәмгә дә бергәләшеп чыгалар.

 

– Киләчәктә каратэ белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнү турында хыялланам, – ди Артем. – Үз алдыма кара билбауга ия булу максаты куйдым. Дөрес, моның өчен күп тырышырга, көч куярга кирәк. Миңа хәлдән килгән кадәр ярдәм итеп торган әтием Виктор Владимировичка һәм, әлбәттә инде, тренерым Рәшит Зәйнетдин улына күп рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәктә ышанычны акларга тырышачакмын...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International