Яшь физикның сәяхәте

2017 елның 14 апреле, җомга

Газетабызда хәбәр ителгәнчә, Никольск мәктәбе укучылары Бөтенроссия күләмендә уздырылучы “Леонардо” (Мәскәү шәһәре) иҗади ачышлар һәм инициативалар фестиваленең финалына чыкты. Илебез башкаласында алган тәэсирләре белән унынчы класс укучысы Данис Куликов уртаклаша.

– Михаил Ломоносов исемендәге Мәскәү Дәүләт университеты оештырган әлеге чара Россия химия-технология университеты базасында үтте. Фестивальдә Россиядән һәм якын чит илләрдән өч йөздән артык укучы катнашты.  Безнең мәктәптән мин һәм Эмилия Склеренко бардык. Биредә Санкт-Петербургтан, Тверь, Калининградтан, Тыва республикасыннан килгән мәктәп укучылары белән таныштым һәм аралаштык. Безнең барыбызны да уртак фикерләр берләштерде. Әлбәттә инде, тикшеренү эшләрен яклар алдыннан барыбыз да зур дулкынлану хисе кичердек.

Мин физика-математика секциясендә чыгыш ясадым. Әлеге юнәлеш буенча утыз биш укучы үз эшен тәкъдим итте. Аеруча лазер технологияләре, робот техникасы өлкәсендәге тикшеренү эшләре зур кызыксыну уятты. Укучылар үз куллары белән ясаган әйберләрен дә алып килгәннәр. Чыннан да, физика – ачышлары белән кешелек дөньясын гаҗәпләндерүче уникаль фән. Минем лаборатор тәҗрибәләр белән ныгытып расланган эшем “Ускорение свободного падения. Способы его измерения” темасына багышланды. Моңарчы Казанда һәм Байлар Сабасында уздырылган конкурсларда катнашып призлы урыннарны алган идем инде. Мәскәүгә дә зур өметләр белән бардым.

Безнең секциянең жюри составына Мәскәү авиация институты профессоры, техник фәннәр докторы Владимир Афанасьев, физика, технологияләр һәм информатика институты директоры, математика фәннәре докторы Дмитрий Исаев, Мәскәү авиация институты доценты Станислав Скородумов кебек зур танылу алган галимнәр керде. Алар безнең тикшеренү эшләрен югары бәяләде һәм мәктәпне тәмамлагач, башкалабыздагы югары уку йортларына укырга килергә чакырдылар.

Бүләкләү тантанасында “Вестник образования России” журналы баш редакторы Юрий Глазков, Россия Мирас хәйрия фонды директоры, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Евгений Шестерников, Мәскәү дәүләт педагогия университеты профессоры, педагогия фәннәре докторы Ирина Подругина катнашты.

Башка финалистлар кебек үк, миңа һәм Эмилиягә “Путь к успеху” медальләре, шулай ук фестивальне оештыручыларның Мактау грамоталары тапшырдылар. Мактау грамотасы белән шулай ук безнең фәнни җитәкчебез, физика укытучысы Валентина Петровна Авдонина да бүләкләнде. Тикшеренү эшләрен әзерләүдә ярдәм иткәне, фестивальнең барлык этапларында гел рухландырып, көч биреп торганы, Мәскәүгә кадәр озата барганы өчен укытучыбызга аерым рәхмәтебезне җиткерәбез.

Башкалада биш көн дәвамында без күп нәрсәләрне күрдек, яңалыклар белән таныштык. Кызыл Мәйданда, Арбат буйлап экскурсияләр, Третьяков галереясенә сәяхәт, Журналистлар йорты, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгында булу, метрода йөрүләр, урам музыкантларының җырлавын тыңлау, урамнар белән танышулар – болар барысы да онытылмас тәэсир калдырды. Мәскәү – матур шәһәр, шуңа күрә мондагы истәлекле урыннарны карап чыгу өчен күп вакыт кирәк. Киләчәктә барысын да күрербез, дип уйлыйм. Без башкаланың кайбер истәлекле урыннарын, архитектура һәйкәлләрен фоторәсемгә төшереп кайттык. Әлбәттә инде, фестивальдә катнашучылар белән дә бергәләп фоторәсемгә төштек.

Мин киләчәктә берәр югары уку йортының физика факультетына укырга керү турында хыялланам. Җәен Казандагы югары уку йортларында үткәрелүче ачык ишекләр көненә барырга җыенам. Һәм, әлбәттә инде, ныклап физика фәнен өйрәнәчәкмен, чөнки төгәл фәннәр кешедән зур тырышлык таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International