Һөнәри осталыгын раслады

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Тармак технологияләре техникумының икенче курс студенты Валерия Кирюшина Казан шәһәрендә үткән “Яшь профессионаллар” региональ чемпионатында уңышлы чыгыш ясады.

Ул ярышта безнең район исеменнән “Кунакханә хезмәте. Горничный” номинациясендә катнашты һәм дүртенче урынга чыкты. Бу исә безнең уку йортында әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә, чөнки Валерия үзенең шактый көндәшен артта калдыра алды. Ни кызганыч, призлы урынга чыгу өчен аңа аз гына җитмәде. Узган ел шушы ук номинациядә Анастасия Федонина чыгыш ясап, өченче урынга чыккан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International