Быел гаилә корып яши башлауның түгәрәк датасын билгеләп үтүче гаилә парлары ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итеп, үз кандидатураларын хөрмәтләү өчен тәкъдим итә алалар.
Гаилә корып 50, 60, 65 ел иңне-иңгә куеп яшәгән парлар бик күп мактауга һәм хөрмәткә лаек. Районда мондый парлар аз түгел, димәк, мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова аңлатуынча, үзләренең кандидатураларын тәкъдим итәргә теләүчеләр никахны теркәү турында таныклык алып килергә тиеш.
Шунысын да әйтергә кирәк, бу ел – гражданлык хәле актларын теркәү системасы өчен юбилей елы: агымдагы елның декабрендә ЗАГС хезмәте оешуга 100 ел тула.