Кызлар күбрәк туган

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Районда узган ел 119 бала туган. 

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамовадан алынган мәгълүматларга караганда, бу 2015 ел белән чагыштырганда утыз балага күбрәк. Ни хикмәт, бу юлы да кызлар малайларга караганда күбрәк туган.

Балаларга элеккечә Софья, Кирилл, Егор, Карина, Самира кебек киң таралган исемнәр кушалар. Рафаэль, Амелия, Вера һәм Степан кебек сирәк исемнәр кушучылар да бар.

Шөкер, узган еллар белән чагыштырганда, былтыр үлүчеләр саны утызга кимегән. Аерылышучылар да азайган: 56 гаилә таркалган (2015 елда 62 пар булган). Шул ук вакытта гаилә төзүчеләр саны сизелерлек кимегән. Былтыр, мәсәлән, 93 пар гаилә корган. Ә менә 2015 елда мондыйлар саны йөздән артык булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International