Музей–тыюлык кунаклары

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Болгар музей–тыюлыгына Воронеж, Саранск, Самара, Ульяновск, Мәскәү шәһәрләрендәге төбәкара үзәк җитәкчеләре килде.

Болгарда кунакларны милли традиция буенча чәк–чәк, ипи–тоз белән каршы алдылар һәм алар өчен болгар цивилизациясе Музеена экскурсия оештырылды.

Эшлекле хезмәттәшлек кысаларында кунакларга борынгы шәһәргә килгән туристлар белән эшләү тәртибе турында сөйләделәр, соңыннан очрашуда катнашкан һәркемгә белешмәләр тупланган реклама материаллары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International