Картлар һәм инвалидлар йортында яңа ел күңелле сюрпризлар белән башланды.
Бирегә Изге Авраамий чиркәве вәкилләре килде. Алар өлкәннәрне изге Раштуа бәйрәме белән котладылар. Александр атакай бәйрәм тарихы турында сөйләде һәм барысына да саулык–сәламәтлек теләде. Соңыннан кунаклар һәркемгә дә бәйрәм күчтәнәчләре өләшеп чыктылар. Авыру сәбәпле урыннан торып йөри алмаучыларны да игътибарсыз калдырмадылар: аларны бәйрәм белән тәбрик итеп, тынычлык һәм сабырлык теләделәр.