Урып-җыю эшләренең яртысы тәмамланды

2016 елның 5 августы, җомга

Көннәрнең аяз торуы, яңгырлар булмавы район игенчеләренә урып-җыюны югары темплар белән алып барырга мөмкинлек бирә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, бөртеклеләр 20 мең гектардан артык мәйданда суктырылган, бу барлык басуларның 53 процентын тәшкил итә. 60 мең тонна чамасы ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 29,8 центнер тәшкил итә (чагыштыру өчен: узган ел бөртеклеләрнең уртача уңышы 20 центнердан артмады).

Игенчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә Юрий Семушкин крестьян (фермер) хуҗалыгы югары күрсәткечләргә ирешә, анда һәр гектардан 44 центнер чамасы бөртек суктыралар. “Болгар ВЗП” җәмгыятендә уңыш гектарыннан – 36 центнер, “Востокзернопродукт” җәмгыяте һәм Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгында 35,5 центнер тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International