29, 30 һәм 31 июльләрдә Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы Татар дәүләт театры Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында чыгыш ясады.
Ачык һавада спектакльләрне борынгы Болгарга килгән туристлар өчен оештырдылар. Артистлар причалдан ерак түгел һәм тыюлыкка керү урынындагы мәйданчыкта чыгыш ясады. “Ак Барс маҗаралары” һәм “Светофорда кунакта” спектакльләрен бернинди түләүсез 10 меңнән артык кеше карады.
Музей-тыюлыкның администрациясенә татар яшь тамашачы театры директоры Мансур Зиннуров хәбәр иткәнчә, мондый режимда театр августның һәр ял көннәрендә эшләячәк.