Бүген – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2016 елның 9 июле, шимбә

2008 елда Дәүләт Думасы депутатлары инициативасы белән булдырылган әлеге бәйрәм елдан-ел популярлык казана.

Гаилә корып яшәүче һәр кеше өчен бу бәйрәм аеруча да кадерле һәм күңелгә якын. Ул әле тирән символик мәгънәгә дә ия. Бу бәйрәм ХIII гасырда яшәгән һәм икесе дә шушы көндә үлгән изгеләр Петр белән Феврониянең якты истәлегенә багышлана. Аларның тормыш юлы һәркем өчен үрнәк булырлык.

 

Бездә дә бәйрәмне барысы бергә җыелып үткәрәләр. Кичен шәһәрнең үзәк мәйданында булачак концертта мактауга лаек гаиләләрне, юбилейларын билгеләп үтәргә җыенучы гаилә парларын хөрмәтләячәкләр. Концерт кичке сәгать 6да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International