Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүне дәвам итәләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, печән, халыкныкы белән, 15000 тоннадан артык әзерләнгән. Кышлату чорын мәшәкатьләрсез үткәреп җибәрү өчен ким дигәндә 18335 тонна терлек азыгы тупларга кирәк. “ВЗП”Болгар” һәм “Авангард” кебек эре хуҗалыкларда әйбәт темплар белән сенаж салалар. Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгында да сенаж базын тулыландыруга керештеләр. Бүген әлеге сусыл азык 10700 тонна тупланган. Сенаж базларын тутыру өчен барысы 31,6 мең тонна сенаж салырга кирәк.
Механизаторларның мәшәкатьләре җитәрлек. Бу көннәрдә, мәсәлән, алар пар участокларын эшкәртәләр, картайган үлән басуларын сөрәләр, бөртекле культураларны авыру һәм корткычларга каршы эшкәртәләр, басуларга органика ташыйлар.
Вакыт сизелми үтә. Игенчеләрнең төп имтиханы – урып-җыю эшләре башланганчыга кадәр кирәк кадәр күләмдә терлек азыгы әзерләү бурычы куелган.