Әнә шундый шигарь белән 2016 елның 1 июленнән Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга керештеләр. Моны илнең аграр комплексындагы иң колачлы статистик тикшерү дип тә әйтергә мөмкин.
Кайнар линия телефоннары 27 июньнән эшли башлады. 8 800 707 2016 бердәм федераль һәм Татарстанстатның (843) 292–86–02 телефоннары буенча шалтыратучыларның кызыксындырган сорауларына төгәл җаваплар биреләчәк, Росстат белгечләре авыл хуҗалыгы исәбен алуның барышына мониторинг ясап торачак. Моннан тыш, сорауларны район инструкторлык участокларындагы 8(84347) 3–04–33, 8 (84347) 3–77–24 телефоннары аша да бирергә була.
фото http://www.eizh.ru/