Өстәмә сайлаулар билгеләнде

2016 елның 1 июле, җомга

Район сайлау комиссиясе 2016 елның 18 сентябрендә Куралово авыл җирлегенең 3 һәм 4нче, Приволжск авыл җирлегенең 4нче сайлау округларында депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар уздыру турында карар чыгарды.

Карар “Сайлау хокукларының төп гарантияләре һәм Россия Федерациясе гражданнарының референдумда катнашу хокуклары турында”гы Федераль законның 10,24,71 маддәләре, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 107,123 маддәләренә нигезләнеп һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 2016 елның 22 июнендәге 88/1094 карарын исәпкә алып, Куралово авыл җирлегендә 3 һәм 4нче, Приволжски авыл җирлегендәге 4нче сайлау округларындагы депутатларның үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату сәбәпле, “Болгар шәһәре” муниципаль берәмлеге, Аграмак, Антоновка, Бураково, Әҗмәр, Иске Рәҗәп, Ким, Красная Слобода, Кузнечиха, Никольск, Полянка, Приволжск, Урта Йорткүл, Өчкүл, Чәчәкле, Ямбакты авыл җирлекләре сайлау комиссияләре вәкаләтләрен Спас районы территориаль сайлау комиссиясенә тапшырылу сәбәпле кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International