Болгарда алдан тавыш бирү тәмамлана

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге мәгълүматлары буенча, агымдагы елның сентябренә билгеләнгән Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депуталыкка кандидатлар өчен барлык сайлаучылар диярлек тавыш бирде.

Праймеризның югары дәрәҗәдә үтәсе тавыш бирүнең беренче сәгатьләрендә үк билгеле иде инде. Кайбер сайлау участокларында сайлаучыларга кечкенә генә бүләкләр дә тапшырдылар.

– Халык бик актив булды, – дип билгеләп үтте “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Спас җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Храменкова. – Булачак сайлауларда катнашачак кандидатларга алар зур ышаныч күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International