Зиннәт агага сәламәтлек теләделәр

2016 елның 13 мае, җомга

9 Май бәйрәме алдыннан республика мөфтияте Иске Рәҗәп авылында яшәүче 92 яшьлек сугыш һәм педагогик хезмәт ветераны Зиннәтулла Гыйззәтуллинны Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәмгә чакырды.

Ул “Туган авылым” комплексында үтте, тантанага Татарстанның барлык районнарыннан сугыш ветераннары җыелды. ТР Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барча кунакларны зур бәйрәм белән котлап, нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм бүләкләр тапшырды. Тантана мул бәйрәм табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International