Уҗымнарны тукландыру тәмамланды

2016 елның 29 апреле, җомга

Район хуҗалыкларында уҗым культураларын тукландыруны тулысынча төгәлләделәр. Бу агрочара 22,7 мең гектарда башкарылган. Ә меня “Красный Восток” җәмгыяте уңышны арттыру өчен басуларны авиация ярдәмендә өстәмә тукландыра.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, уҗым культуралары – 12,8 мең, туңга сөрелгән җирләр – 36,2 мең гектарда тырмаланган, бу барлык мәйданнарның 56 һәм 63 процентын тәшкил итә. Сабан культуралары 3700 гектар мәйданда  чәчелгән, шул исәптән арпа – 1800, сабан бодае – 750, борчак - 460, солы 510 гектарда урын алган. Береллык үләннәр һәм үлән катнашмасы якынча 670 гектарда, көнбагыш 200 гектардан артык мәйданда чәчелгән.

Синоптиклар фаразлавы буенча, бу көннәрдә яңгырлар көтелә, шуңа күрә кояшлы көннәр булганда эш темпларын арттырырга, булган барлык мөмкинлекләрдән файдаланып калырга кирәк. 

 

фото http://www.ryazagro.ru/news/5846/ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International