Болгар шәһәренең үзәк китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби кичә булды.
Кичәгә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре чакырылды. Аларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, документаль фильмнар күрсәтелде. Соңыннан Тукайга багышланган тест үткәрелде.
Фото http://tukay-museum.ru/