ТР Министрлар Кабинеты Указы белән агымдагы елның апрель уртасыннан 15 июньгә кадәр “Уылдык -2016” операциясе игълан ителде.
Ул сулыкларның биологик ресурсларын саклау һәм алардан нәтиҗәле файдалану өчен тиешле шартлар тудыру максатында үткәрелә.
Шуңа күрә “Спас” заказнигы хезмәткәрләре кисәтеп куя: гамәлдәге балыкчылык законнары нигезендә, 25 апрельдән 10 июньгә кадәр сулыкларның биологик ресурсларын теләсә нинди ау җайланмалары белән тоту тыела (яр буенда бер кармак белән тоту рөхсәт ителә, бер кешедә иң күбе ике кармак була). Махсус режим кертелү сәбәпле, заказник территориясе суларында аз сыйдырышлы судноларда йөрү тыела. Заказник чикләре белән РФ ачык кадастр картасында танышырга мөмкин.