Музыка сөючеләр өчен

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Балалар сәнгать мәктәбендә фортепиано музыкасы концерты булды. 

Фортепиано бүлегендә укучылар Бах, Чайковский, Шопен, Гайдн һәм башка композиторлар әсәрләрен башкардылар.

Бишенче класс укучылары Полина Лаврентьева һәм Мария Швецова үзләрен оста музыкант итеп күрсәттеләр, Софья Головина, Захар Тремасов, Анна Костина, Вероника Артюшина һәм проектның иң нәни катнашучысы – икенче класс укучысы Надежда Фошина тамашачыларның алкышларына лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International