Тарихи реконструкция остасы Максим Волков җитәкчелегендә бер төркем яшьләр Түбән Камада “300 спартанцев” сугышын күрсәттеләр.
Бу тарихи сюжетны балалар шаккатып карадылар. Алар өчен бу мавыктыргыч тамаша гын түгел, чын тарих дәресе булды.
Шәһәр балалары бу сугыш турында ишеткән булсалар да, үз күзләре беләр беренче тапкыр күрә алдылар.
Реконструкция “Православная седмица” ярминкәсе кысаларында үтте. Балалар тамашада катнашкан геройларны озак җибәрәсе килмичә, алар белән фотога төштеләр.