Иске Рәҗәптә табигатьнең уянуын, яңарыш, иминлек һәм яз билгесе булган Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.
Бу көнне авыл урамнары гөрләп торды. Олысы-кечесе рәхәтләнеп бәйрәм концерты карадылар, кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйландылар. Билгеле инде, бәйрәмнең төп геройлары – Нәүрүзбикә белән язга урын бирергә теләмәгән Кыш бабай булды. Шулай да яз җиңеп чыкты!