Күп балалы гаиләләр өчен

2016 елның 1 апреле, җомга

Районның ун күп балалы гаиләсенә автоном янгын хәбәрчеләре бүләк ителде.

Аны махсус региональ программа буенча бирделәр һәм авыр хәлдә калган гаиләләргә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә ярдәм күрсәтелде.

Гаиләгә дүртәр данә бирелгән автоном датчикларны “Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте” иҗтимагый оешманың республика бүлеге белгечләре куйды. Аларның ничек эшләве турында аңлату эшләрен районның күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International