“Торпедо”– район чемпионы

2016 елның 11 марты, җомга

“Олимп” универсаль спорт залында  ирләр командалары арасында мини-футбол буенча район беренчелеге ярышлары булып үтте.

Олег ПАХОМОВ

Турнир башланыр алдыннан ярышта катнашучылар районның “Волна” командасы уенчысы, зона ярышларында җиңгән, республика ярышлары призеры, арабыздан вакытсыз киткән  Алексей Мельниковны бер минут тынлык белән искә алдылар. Команда составында ул иң яхшы уенчыларның берсе иде. Аның якты истәлеге районның футбол сөючеләре күңелендә озак сакланыр. 

Бу көнне уенда катнашучылар аеруча тырышып уйнадылар, аның истәлегенә лаеклы булырга тырыштылар. Бөтен командалар составлары буенча тигез иде, шуңа күрә уенның соңгы минутына кадәр җиңүчене һәм призерны  белеп булмады. Нәтиҗәдә  “Торпедо” командасы беренче урынны алды. Башта ул  “Алексеевскдорстрой” командасы белән тигез уйнады – 3:3, аннары балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе уенчыларын 1:0 исәбе белән җиңде һәм  беренче урын өчен “Старт” командасы уенчылары белән очрашты. Бу команда көчле уйнады, җиңү өчен аларга тигез исәп тә ярый иде. Шулай да  Герман Гребнев (“Торпедо”) тагын бер туп кертте, нәтиҗәдә очколар тигезләште. Аннары Андрей Пашагин  өченче тупны кертә алды. Нәтиҗәдә Александр Савинов, Хачик Багдасарян, Раил Хәсәнов, Иван Разин һәм Николай Титов  составындагы “Торпедо” командасы җиңеп чыкты, “Старт” командасы икенче урынны алды, “Алексеевскдорстрой”– өченче.

Үткән ярыш йомгаклары буенча район җыелма командасы оештырылачак, бу команда  республика “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында үткәрелә торган мини-футбол  турнирында катнашачак.

Әйтергә кирәк, безнең район спортчылары үткән  сезонда беренче тапкыр бу спартакиаданың  барлык спорт төрләре буенча гомумкоманда зачетында җиңеп чыктылар. Бу юлы да уңышка ирешсәләр яхшы булыр иде.

Әлеге беренчелектә  безнең яшь футболчылар да сынатмады (капитаннары Никита Никифоров). “Старт” командасын 1:0 исәбе белән җиңделәр, “Алексеевскдорстрой” командасын  3:0 исәбе белән оттылар. Аннары өлкәннәр командасы уенны үз кулларына алды: беренчесе – 3:1 исәбе, икенчесе – 3:3 исәбе белән җиңде. Шулай да яшь уенчылар менә дигән спорт чыныгуы алдылар. Алар  Татарстанның кечкенә шәһәрләре һәм авыл районнары арасында  мини-футбол буенча Федерация Кубогы ярышлары алдыннан көчләрен сынадылар. Бу уеннар 11–13 мартта безнең “ Олимп” спорт комлексында үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International