Яшьләргә үрнәк күрсәтә

2016 елның 11 марты, җомга

Хезмәт ветераны  Мәмдүдә Бикбулатова “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” дигән республика конкурсында җиңеп чыкты.

Аңа диплом һәм кыйммәтле бүләкне  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март бәйрәменә багышлап Казанда үткәрелгән тантанада тапшырды. Мәмдүдә Халәф кызына тырыш хезмәте, зур җәмәгать эше алып баруы, лаеклы балалар үстерүе өчен зур рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International