Балаларны сәламәтләндерү–белем бирү үзәге тренеры Ринат Шәриповның шәкерте Әмир Вәлиев армия кул көрәше буенча республика чемпионы исеменә лаек булды һәм Россия беренчелегендә катнашу хокукын алды. Татарстанның ачык беренчелегендә башка спортчылар да сынатмады.
Олег ПАХОМОВ
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Казандагы Суворов училищесында узган әлеге турнирда Россиянең сигез төбәгеннән: Самара һәм Саратов өлкәләре, Удмуртия, Чуашстан һәм Марий Эл республикаларыннан, Мәскәү өлкәсеннән һәм Дагыстаннан иң көчле көрәшчеләр катнашты. Татарстан данын Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Питрәч, Чистай, Теләче һәм Болгар спортчылары яклады. Ярышларда исә барысы 270 кә якын кеше катнашты.
Яшь спортчыларга Татарстан Республикасы армия кул сугышы Федерациясе вице–президенты, Бөтенроссия категорияле хөкемдар Василий Иванов, Тамбовтан кул сугышының катнаш төрләре буенчак дүрт тапкыр Европа чемпионы һәм дөнья чемпионы Максим Гришин, Грозныйдан сугышчан самбо һәм катнаш төрләр буенча дөнья чемпионы Муса Хаманаев үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Мәртәбәле ярышларда зур җиңүләр яулаган бу кешеләрнең ярышларга кунак булып килүе яшь спортчылар күңеленә көч өстәде, җиңүгә булган ышанычны арттырды.
Шунысы куанычлы, шәһәрдәге беренче урта мәктәп укучысы Әмир Вәлиев өченче тапкыр республика чемпионы исеменә лаек булып һәм дүртенчесендә шушы елның 23–25 мартында Омск шәһәрендә узачак Россия чемпионатына путевка яулап, үзенең яхшы әзерлекле спортчы булуын тагын бер кат раслады.
80 килограммга кадәрле авырлыкта (16 –17 яшьлекләр төркемендә) Әмир белән көч сынашырлык спортчылар табылмады. Ә бит ярышта таныла башлаган спортчылар да байтак катнашты. Әйтик, финалда ул Дагыстаннан килгән көрәшче белән очрашты. Таулы республикадан килгән көндәше буйга озынрак та иде әле. Әмма ул барыбер безнең спортчыга озак каршылык күрсәтә алмады.
Бәйгене зур игътибар белән күзәтеп барган белгечләр дә Әмирнең яхшылап әзерләнүенә игътибар итми калмагандыр. Монда инде тренерның улы Андрей Шәриповның роле дә зур. Хәзер ул Ульяновск дәүләт технология университетында укый һәм көрәшнең катнаш төрләре белән шөгыльләнә. Үзе белгән һәм өйрәнгәннәрне Әмиргә дә өйрәтергә тырыша.
Җаваплы ярышта Кимнан Дмитрий Стаценко да уңышлы чыгыш ясады: 80 килограммнан авыррак 14 – 15 яшьлек малайлар арасында ул призлы өченче урынны алды. Шәһәрдәге беренче урта мәктәптә укучы Данил Нигманов 42 килограммга кадәрле авырлыкта 10 –11 яшьлек малайлар арасында дүртенче булды. Тренер сүзләренә караганда, безнең спортчылар җаваплы ярышларда тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешергә сәләтле.