Узган ел нәтиҗәләре буенча район Мактау тактасына кертелделәр:
Әхмәтвәлиев Рафаэль Наил улы – “Востокзернопродукт “Булгар” җәмгыятенең мөгезле эре терлек симертү операторы;
Әхмәтова Венера Рәфкат кызы – Ямбакты авыл җирлеге башкарма комитетының баш бухгалтеры;
Буканов Валерий Александрович – “Мөхәммәтова А.Д.” крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторы;
Вәлиуллина Әнисә Сәлим кызы – “Синицин А.А.” крестьян (фермер) хуҗалыгы бозау караучысы;
Власов Сергей Николаевич – “Олимп” балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбенең чаңгыда узышу буенча тренер–укытучысы;
Галәветдинова Румия Тәлгат кызы – Аграмак авыл җирлеге башлыгы;
Гыйниятуллина Гөлшат Илдар кызы – “Гыйниятуллин Л.И.” крестьян (фермер) хуҗалыгының машина белән саву операторы;
Козенко Павел Иванович – “Спас коммуналь челтәрләре” җәмгыятенең электр һәм газ белән эретеп ябыштыручысы:
Мамонов Николай Михайлович – Куралово Мәдәният йорты директоры;
Мартынов Андрей Анатольевич – “Авангард” җәмгыятенең киптерү цехы мастеры;
Мортазин Гомәр Кадыйр улы – “Хәмидуллин Д.М.” крестьян (фермер) хуҗалыгы машина йөртүчесе;
Непомнющая Нина Николаевна – Россия Пенсия фонды идарәсенең Татарстан Республикасы Спас районындагы финанс-икътисад төркеме белгече;
Парамончева Елена Вячеславовна – Болгардагы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы;
Пашин Владимир Геннадьевич – район электр элемтәсе узелы электромонтеры;
Прокофьева Гөлнара Рафаил кызы – Болгар дәүләт тарих–архитектура музей–тыюлыгының экскурсия бүлеге мөдире;
Рәхимов Илдар Наил улы – “Спас икмәге” җәмгыятенең он тарттыру аппаратчысы;
Романькова Валентина Владимировна – “Спас оптторгы” кулланучылар җәмгыяте сатучысы;
Рыбакова Юлия Викторовна – район хастаханәсе шәфкать туташы;
Сусарина Лада Александровна – Иж-Борискино авылындагы Антоновка урта мәктәбе филиалы директорының укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары;
Чегодаева Галина Михайловна – Ким элемтә бүлеге почтальоны.