Быелгы кыш үзенең көтелмәгән сюрпризлары белән барыбызны да гаҗәпләндерә. Һава торышының даими үзгәреп торуы юлчылар өчен аеруча зур мәшәкатьләр тудыра. Төннәр буе яуган карны чистарту җиңел булмаса да, юлчылар беркайчан сынатмый.
Узган еллар белән чагыштырганда, быел гыйнвар аенда кар аеруча күп яуды. Шуңа күрә шәһәр урамнарындагы юлларны кардан арындыру өчен тәүлек буе эшләргә туры килде. “Сувар Б” җәмгыяте инженеры Сергей Князев сүзләренә караганда, коллектив үз алдына куелган бурычны вакытында үтәп, юллар һәм тротуарларны техника һәм кешеләр иркенләп йөри алырлык итеп чистартырга тырыша.
Бу эшләрдә катнашучылар арасыннан автогрейдер белән идарә итүче Сергей Вдовинны билгеләп үтәргә кирәк. Уңган-булган механизаторны өлгерлеге өчен район алдынгылар слетына делегат итеп сайлаганнар. КамАЗ машинасын йөртүче Павел Вакуров та коллективта билгеле кеше. Шәһәр урамнарын кардан чистартуда ул да актив катнаша.
Бу көннәрдә юлчылар шәһәр урамнарында хасил булган һәм транспортка, шулай ук җәяүлеләргә өстәмә мәшәкатьләр китереп чыгаручы карлы “ботка”ны җыештыралар. Кыш тәмамланып килсә дә, юлчылар вахтасы әле дәвам итә. Әле март аенда да эшләр җитәрлек булачак. Язгы ташу чорында, мәсәлән, алар район юлларында су агызу өчен куелган торбаларны кардан чистартачаклар.