ГТО тапшырабыз!

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

“Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә һәм “Дулкын” йөзү бассейнында районның унберенче класс укучылары арасында “Готов к труду и обороне” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестивале үткәрелде.

Фестиваль ГТО комплексына 85 ел тулуга багышланды һәм ГТО комплексын популярлаштыру, укучыларның физик әзерлеген яхшырту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кысаларында үтте.

Программага спортның җиде төре кертелде: пневматик мылтыктан ату, аркада яткан килеш гәүдә белән күтәрелү, турникта күтәрелү, урыннан озынлыкка сикерү, гимнастик эскәмиядә тезләрне туры тотып алга бөгелү, чаңгыда йөрү һәм 50 метрга йөзү.

Фестивальдә кырыктан артык егет-кыз катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International