Полянка авыл мәдәният йортында Татьяналар көне уңаеннан күңелле бәйрәм оештырдылар.
Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәм тамашасы авылның Татьяналары өчен (Комягина, Ефименко,
Евдокимова, Авдеева, Булыгина) чын мәгънәсендә истә калырлык булды. Бәйрәм бер кешелек спектакль белән башланып китте, күрәзә итүче чегән хатыны бу көннең тарихын искә төшерде. Бәйрәмдә катнашкан Татьяналар үзләренең яшьлек еллары, студент чоры турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.
Кичә ахырында барлык Татьяналарга бүләкләр тапшырдылар һәм бергәләп чәй эчтеләр.