Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы Рәшит Зыятдинов шәкертләре аттестация үтте. Аны Татарстан Республикасы Милли сугышчан сәнгать ассоциясе Президенты Виктор Кустовский уздырды.
6 яшьтән алып 10 яшькәчә балалар мондый җитди сынауны беренче тапкыр үттеләр, калганнары үзләренең спорт дәрәҗәсен тагын бер баскычка күтәрде. Кече яшьтәге балалар арасында ак билбауга (11 кю) аттестацияне Салават Әхмәтвәлиев (“Солнышко” балалар бакчасы), Салават Сафин, Виктор Гладышев, Муса Шиһапов һәм Денис Лихачев (1нче мәктәп), Роман Идиятуллин һәм Ленар Мортазин (2нче мәктәп), Вероника Кузьмина (Полянка) үтте.
Александр Понасенко (1нче мәктәп), Михаил Репьев белән Олег Титов (2нче мәктәп), Александр Буканов (Өчкүл), Полина Власова һәм Мария Баширова (Полянка), Никита Кокшин (Өчкүл) дә үзләренең спорттагы дәрәҗәсен күтәрде.
Хәзерге вакытта яшь каратистлар кумитэ бүлегендә (көрәшләр) Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионатына әзерләнәләр. Ул Балтачта үтәргә тиеш.