Узган ел Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгының машина белән саву операторы Гөлшат Гыйниятуллина үзе караган һәр сыердан 3700 килограмм сөт савып алды. Бу хуҗалыктагы иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.
Гөлшат Илдар кызының Екатериновка фермасында эшли башлавына сигез ел тулды. Бу вакыт эчендә ул шактый тәҗрибә туплады, аның турында гел мактап кына сөйлиләр. Бу араларда хуҗалык терлекчеләре көн саен диярлек 1300 килограмм сөт җитештереп сата. Әлбәттә инде, монда тырыш сыер савучының да керткән өлеше зур. Аның группасындагы уртача тәүлеклек савым 11 килограмм тәшкил итә. Шушы араларда фермада күпләп сыерлар бозаулый башлагач, сөт җитештерү тагын да артырга тиеш.
Хуҗалык фермасында терлекчеләргә нәтиҗәле эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган. Иң мөһиме – коллективта күтәренке рух хөкем сөрә. Димәк, хуҗалык уңганнарының быел да югары күрсәткечләргә ирешү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар.