Яшь спортчының беренче уңышы

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Никольск урта мәктәбенең 11 класс укучысы Артем Филимонов авыр атлетика буенча Татарстан беренчелегендә катнашып, 105 килограммлы штанганы этеп күтәрде.

Шунысын әйтергә кирәк, безнең атлетның мондый җаваплы ярышта 100 килограммнан авыррак нәтиҗәгә әле беренче генә ирешүе.

Артем ярышта 1996 елга кадәр туган яшүсмерләр арасында 75 килограммга кадәр категориядә катнашты. Ыргымда ул 75 килограммны буйсындырды. Ике алым нәтиҗәсе буенча безнең яшь спортчы дүртенче нәтиҗәне күрсәтте һәм зурлар арасында икенче разрядка ия булды. Артем “Витязь” яшүсмерләр-яшьләр клубында тренер Анатолий Юрков җитәкчелегендә шөгыльләнә һәм мәктәпне тәмамлаганнан соң Идел буе физкультура академиясенә укырга керергә җыена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International