Табигать дөньясы кызыклы...

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Никольск авылы китапханәсендә башлангыч класс укучылары өчен “Заповедная природа” мәгълүматлар сәгате уздырылды.

Әлеге чара 11 гыйнварда Тыюлыклар һәм милли парклар көненә тәгаенләп әзерләнде һәм ул Баргузинск табигый биосфера тыюлыгына 100 ел тулуга багышланды.

Укучылар читтән торып гаҗәеп флора һәм фауна дөньясына сәяхәт иттеләр, Россиядәге танылган әлеге тыюлык турында күп кенә яңалыклар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International