Тугыз укучыга “Раздолье” дәвалау-сәламәтләндерү комплексында (Чистай шәһәре) ял итү өчен ташламалы путевкалар тапшырылды.
Дүрт укучы биредә кышкы каникул көннәрендә ял итеп кайтты, калганнары исә шунда укып сәламәтлекләрен ныгытачак һәм ял итәчәк. Бушлай путевкалар күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләргә һәм авыр хәлле гаиләләрдә үсүчеләргә бирелде. Комплекска бару өчен кирәкле документлары халыкка социаль хезмәт күрсәтүче “Рассвет” үзәге белгечләре әзерләде.