Кешеләрнең мәнфәгатен яклап

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Петр Беренче Указы белән әлеге хезмәтнең оештырылуына  294 ел үткән. Гасырлар буе аның төп бурычы – гаделлек һәм гуманлык принциплары белән дәүләтнең һәм анда яшәүче һәр кешенең мәнфәгатьләрен яклау булып тора. Прокуратура хезмәткәрләре хәзер дә  гражданнар үзләрен Россия Федерациясе Конституциясе тарафыннан яклануларын тойсын өчен тиешле чаралар кабул итәләр.

Узган ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, безнең район прокуратурасы хезмәткәрләре шактый катлаулы һәм четерекле мәсьәләләрне хәл иткәннәр. Район прокуроры Дамир Яфизов сүзләренә караганда, бу чорда закон бозуның дистәләрчә очрагы ачыкланган, судка 100 якын иск һәм гариза җибәрелгән.

Прокуратура инициативасы буенча 45 җаваплы  кеше һәм шәхси эшмәкәр җаваплылыкка тартылган. Шул исәптән бер кеше эшеннән азат ителгән, 69 законсыз хокукый акт буенча ризасызлык белдерелгән.

Прокурорның юнәлеш бирү роле көчәйтелү, хокук саклау органнары, хакимият органнары һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр ныгытылу сәбәпле, җинаятьчелек структурасында һәм динамикасында шактый тискәре күренешләрне булдырмый калу мөмкин булган. Прокуратурага җирле хакимият органнары һәрьяклап ярдәм итмәгән булса, мондый уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде.

Халыкның прокуратурага ышанычы да арта. 2015 елда гына район прокуратурасы гражданнарның 140ка якын мөрәҗәгатен тикшергән, һәр бишенче гариза буенча уңай карар кабул ителгән. Бу үзе дә халыкка ярдәм күрсәтелүенә дәлил булып тора.

Бүгенге көндә район прокуратурасы штатында дүрт оператив хезмәткәр эшли. Алар шактый эш башкара. Кабул ителгән карарларның кеше язмышын хәл итүгә бәйле булуы беренче чиратта исәпкә алына. Шулай итеп, прокуратура хезмәткәрләре кешенең хокук һәм мәнфәгатьләрен саклау өчен тиешле чаралар кабул итеп, дәүләтнең бердәмлеге һәи иминлеге сагында торалар һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International