Турнир иң яхшыларны билгеләде

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә 2002 елда һәм аннан соңрак туган укучылар арасында баскетбол буенча район беренчелеге булды.

Алты команда катнашкан егетләр турнирында хәлиткеч уенда Никольск һәм Ким командалары очрашты. Беренчеләре 34:18 исәбе белән җиңеп чыктылар. Өченче урынга 2нче урта мәктәп командасы чыкты.

Кызлар арасында 2нче мәктәп командасына тиңнәр булмады, алар Кимнан килгән яшьтәшләрен җиңделәр. Бронза медальләр өчен көрәштә 1нче мәктәп баскетболчылары Антоновка командасын отты.

Җиңүче командаларга – кубоклар, спортчыларга дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International